news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы 24 декабрьдә дәвам итәчәк

24 декабрьдә дәвам итәчәк утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы 24 декабрьдә дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелегендә узган Президиум утырышында хәбәр ителде. Билгеле булганча, 3 декабрьдә узган җиденче утырышта каралмыйча бер мәсьәлә калган иде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, 24 декабрьдә дәвам итәчәк утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е – ТР закон проектлары, 23е – федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләре закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова парламент комитетларына алдан карау өчен җибәрелә торган закон проектлары турында мәгълүмат бирде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина исә депутатларны Татарстан парламентының 2010 елның беренче кварталына эш планы белән таныштырды. Әлеге план депутатлар, парламент берләшмәләре катнашында төзелгән. Аерым алганда, март аенда парламент тарафыннан ТР Президентына вәкаләтләр бирү белән бәйле мәсьәлә каралачак. “ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашындагы күчмә чаралар РФ Президенты Дмитрий Медведевнең РФ Федераль Җыенына Юлламасында чагылыш тапкан бурычлар тыгыз бәйләнгән”, - диде Л.Маврина. Киләсе елның беренче кварталында шулай ук ТР Иҗтимагый платасының яңа составы өчен ТР парламентында “Ачык ишекләр” көне уздыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot