news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүртөйле районының “Юлдаш” газетасы 75 еллык юбилеен билгели

Дүртөйле районының “Юлдаш” газетасы 75 еллык юбилеен билгели

(Уфа, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле районында зур бәйрәм. Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Дүртөйле төбәгенең “Юлдаш” район газетасына бүген 75 ел тулды. Шушы уңайдан биредә бәйрәм чаралары башланды.

Дүртөйле районы халкыбызга бик күп танылган шәхесләрне бүләк иткән. Районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр, талантлы журналистлар да иң башта “Юлдаш” татар газетасында каләм чарлаган, осталыгын арттырган.

Җәмгыятебез нинди генә катлаулы чорлар кичерсә дә, “Юлдаш” газетасы район халкы өчен иң кадерле, иң якын басма булган. Биредә төрле елларда Җәмил Вәлиев, Әхсән Сәлимов, Әнәс Кабилов, Шәриф Ситдыйков, Фәнүсә Шәңгәрәева, Саҗидә Арсланова кебек талантлы журналистлар эшләгән, газетаның мөхәррире, мөхәррир урынбасарлары вазыйфаларын да башкарган.

Бүгенге көндә “Юлдаш”ка оста оештыручы һәм талантлы журналист Хәмит Нәбиев җитәкчелек итә. Хәзер район газетасы иң заманча техника һәм технологияләргә нигезләнеп нәшер ителә. Үзе дә ул хәзер, нәшрият белән берләшеп, Редакция-нәшрият йорты дип атала башлады.

Дүртөйле төбәгендә татар халкының рухын саклаучы укымышлы, зирәк кешеләр яши. Алар милләтебезнең тарихына зур хөрмәт белән карап кына калмый, ә бүгенге көндә дә милли үзенчәлекләребезне, йолаларыбызны, газиз телебезне сакларга тырыша. Бу эшкә “Юлдаш” редакция-нәшрият йорты да үзенең игелекле өлешен кертә.

Бүген “Юлдаш” хезмәткәрләре, барлык район халкы белән бергә, үзләренең күркәм бәйрәмен тантана итә. Юбилей кичәсендә газета оештырган төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм даими, тугры абунәчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Әлбәттә инде, шушы басманы тагын да укымлырак итәргә омтылып, бар иҗади сәләтләрен һәм тырышлыкларын салучы журналистлар һәм штаттан тыш хәбәрчеләр дә иң җылы котлау сүзләрен ишетәчәк һәм истәлекле бүләкләр алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot