news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады

«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына визиты кысаларында, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Видеоконференция режимында «Салават күпере»нең нәни укучылары белән аралашты. Нурбәк Батулланың улы — дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан «карантин кайчан бетәр икән ул» дип сорады.

«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президентка балалар белән дистанцион эшләү алымнарын күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100