news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт яшьлек кызны исерек йөртүче бәрдергән

Дүрт яшьлек кызны исерек йөртүче бәрдергән

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Теләче районында яшәүче дүрт яшьлек кыз исерек йөртүче утырган "ВАЗ-21140" автомобиле көпчәге астында вафат булган. Һәлакәт Шәтке авылының Ленин урамында 16.30 сәгатьтә теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, кыз һәм йөртүче бер авылда яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100