Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дүрт ял көнендә Татарстанда 34 янгын сүндерелгән
30 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр янгын сүндерүчеләр чакыру буенча 157 тапкыр барган.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 34 янгын сүндергән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Әйтик, кичә Болгарда шәхси йортта чыккан янгыннан тәне һәм сулыш юллары пешкән 42 яшьлек йорт хуҗасын коткарганнар. Актаныш районында коткаручылар ут капкан йорттан зыян күргән ике ир-атны алып чыккан.
Бу чорда янгын сүндерүчеләр чакыру буенча барлыгы 157 тапкыр барган. Чакыруларның күбесе ишекләрне ачуда ярдәм күрсәтү яки ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә авыруларны алып чыгуда булышуга бәйле.
Янгын сүндерүчеләр 29 тапкыр юл-транспорт һәлакәте урыннарына барган, тагын 32 тапкыр эзләү-коткару эшләре алып барылган.
Мисал өчен, 1 гыйнварда Чаллының ЗЯБ бистәсендә «Восход» гараж-төзелеш кооперативында гараж ишеген ачарга туры килгән. Анда салмыш ханым бикләнгән булган, ул гаражда 6 сәгать чамасы утырган.
Чаллы янында ике автомобиль бәрелешү аркасында, ике өлкән яшьтәге ир-ат җитди җәрәхәт алган. Министрлык хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәте урынын уратып алырга, автомобильләрнең аккумляторларын сүндерергә, медицина хезмәткәрләренә һәм полиция вәкилләренә ярдәм итәргә туры килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз