Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дүрт татарстанлыга РФ дәүләт бүләкләре тапшырылды
Алар Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 8 августында имзаланган Указы нигезендә бүләкләнде
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 8 августында имзаланган “Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы” Указы нигезендә дүрт татарстанлы бүләкләнде.
Шулай итеп, “Татнефть” ААҖ нең нефть һәм газ чыгару буенча “Елховнефть” идарәсе операторы Марат Кәримов ягулык-энергетика комплексы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.
“Татнефть” ААҖ нең нефть һәм газ чыгару буенча “Альметьевнефть” идарәсе операторлары Александр Васильевка һәм Илтөзәр Сәүбановка II дәрәҗәдә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены тапшырылды.
Авиация техникасын үзләштерү, югары профессиональ осталык һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен “Татарстан авиакомпаниясе” ААҖ авиация эскадриле командиры урынбасары Александр Никифоров Нестеров медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән бүләкләнүчеләрне дәүләт бүләкләренә ия булулары белән котлау телеграммасы җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз