news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт татарстанлы югары дәүләт бүләкләренә лаек булган

Әйтик, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре"дигән мактаулы исем алган

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород ярминкәсендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ИФО кешеләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстанның да дүрт вәкиле югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Бүләкләнүчеләр арасында - Мари Иле, Татарстан, Чувашстан, Пермь крае, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Сарытау һәм Ульяновск өлкәләреннән 21 вәкил. Аларның барысы да мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, сәнәгый җитештерү, энергетика комплексы, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, Гаддәттән тыш хәлләр министрлыгы структураларында хезмәт куя.

Татарстан вәкилләре дүрт дәүләт бүләген алды. Әйтик, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты профессоры, техник фәннәр докторы Любовь Зенитова га "РФның югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре" исеме бирелде.

ТР "Медицина университеты клиникасы" баш табибы Рәис Хәбиров "РФның атказанган табибы" булды.

Ә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллинга Россия Президентының Рәхмәте белдерелде, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100