news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүрт әлмәтле яңа танышларын талаган

Зыян күрүченең телефонын, акчасын, паспортын талап алып качканнар

 (Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). 44 яшьлек зыян күрүче адәм полиция хезмәткәрләренә үзен талаучылар белән урамда танышуы турында сөйләп биргән.

 Танышуларын билгеләп үтү хөрмәтенә аны сыра алырга җибәргәннәр. Ул әйләнеп килүгә дүртәүләп аңа ташланганнар һәм телефонын, 4 мең сум акчасын, паспортын талап алып качканнар.

Өчесен хокук сакчылары Совет урамындагы бер ишегалдында тоткарлаган, дүртенчесен җинаять кылган урында – гаражлар арасында кулга алганнар. Зыян күрүченең телефон белән паспорты аларның кулында булган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot