news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт килодан артыграк авырлыкта туган балалар симерүгә ешрак бирешә - доцент Т.Никишова

Артык авырлык – шикәр чире авыруының икенчел билгесе булып тора.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Дүрт кило һәм аннан да күбрәк авырлык белән туган балалар симерү чиренә ныграк бирешә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты Татьяна Никишова әйтте. Матбугат конференциясе шикәр чире авыруының мөһим мәсьәләләре турында сөйләшүгә багышланган иде. Искәртеп узабыз, 14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәшү көне буларак билгеләнеп үтелә.

“Шикәр чире ике типта була. Беренче төренең билгесе – инсулин синтезы бозылып, ашказаны асты бизе 60-90 %ка инсулинны эшләп чыгармый. Икенче төрендә, киресенчә, төп сәбәп – артык авырлык җыю, тазару тора”, – диде медицина фәннәре кандидаты Татьяна Никишова.

Аның сүзләренчә, симерү хас булган кешеләрнең 90 % ы икенче төр шикәр чиреннән интегә.

“Симерүне без шикәр чиренә китерә торган иң беренче фактор дип исәплибез. Тазаруга ирләр дә, хатын-кызлар да бирешә. Шунысын әйтергә кирәк, хатын-кызларның 60 %ы тазаруга ешрак дучар була.
Симерү, беренче чиратта, нәселдән килә. Әгәр кешенең әтисенә дә, әнисенә дә тазару хас булган икән, 80 % очракта бу аның баласына да күчә. Әгәр әни кеше симерүдән интексә, бу гаиләдә туган баланы шул киләчәк көтә.

Доцент сүзләренчә, баланың тугандагы авырлыгы да зур әһәмияткә ия.
“Әйтик, бала дүрт кило яки аннан да авыррак булып туган икән, аның тора-бара симерүе ихтимал. Ясалма тукландыру да артык авырлык җыюга китерергә мөмкин”, – ди Татьяна Владимировна.

Фәнни яктан караганда, тазару үзе дә ике төргә бүленә: абдоминаль һәм гиноид. Болар арасында яманрагы – абдоминаль симерү. Аның билгесе булып, майның корсак өлешендә туплануы тора. Бу – инсулинны арттыра торган тазару, ул 90 % очракта икенче тип шикәр чиренә китерә.
“Симерү чиренә дучар булган авыруларның психик-функциональ халәте дә бозыла. Димәк, алар депрессиягә кадәр җитәргә мөмкин. Хәлләрен яхшырту өчен алар тиз үзләштерелә торган углеводлар ашауга күчә. Болар: камыр ризыклары һәм баллы тәм-том. Зыянлы ризыклар кандагы холестеринны гына күтәреп калмый, баш мие шушы ризыкларны таләп итә башлый. Бу исә үзеннән-үзе симерүгә китерә.

Симерү – хроник авыру, шуңа күрә ул пациентларны борчымый, ди медицина фәннәре кандидаты.
“Кешенең тышкы кыяфәте борчырга мөмкин, ә эчке яктан симерүнең билгеләре булмый. Шуңа күп вакытта пациент табибка күренми. Ә бу исә шикәр чирен соң чиктә ачыклауга китерә. Шикәр чирен дәвалау -  бик катлаулы мәсьәлә, чөнки пациентлар озак вакыт аз калорияле диетада утыра алмый. Ул кешенең психик-эмоциональ халәтен какшатырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә, артык авырлыктан котылу өчен, барлык медикаментоз, хирургик дәвалаулар яхшылыкка алып бармый. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итсәк, аларның күзәтүе астында, авырлыктан котылырга да, дөрес яшәү рәвеше дә алып барырга мөмкин”, – ди Татьяна Никишова.

Исегезгә төшерәбез, шикәр чире – үлем-китемгә китерә торган өченче авыру. Ул - XXI гасырның яңа, йогышсыз авыру төре. 2015 елда илдә шикәр чире белән авыручы 415 млн кеше исәпләнсә, бүген 640 млн кеше шушы чиргә дучар булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100