news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дүрт капчык ашлык урлау караклыкмы - депутатлар, юристлар һәм язучы фикере

Фатыйх Сибагатуллин, Фәндәс Сафиуллин, Илдус Янышев, Эмиль Гатауллин, Зөлфәт Хәким һәм Рафил Ногманов урлашуларга мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районы авылларының берсендә 4 капчык бодай урларга җыенган ике хезмәткәрнең җинаять урынында тотылуы хакындагы хәбәр җәзаның җинаятькә тәңгәллеге хакында фикер алышуга сәбәп тудырды.  Исегезгә төшерәбез: Кайбыч прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасының 2 нче филиалы эшчеләре Севастьянова һәм Колсанова 7 ай төзәтү эшләренә хөкем ителгән.

Социаль челтәрләрдә бу уңайдан төрле фикерләр урын алган, миллионнар урлаган караклар җиңел котыла, вак каракларның гаебен тиз күрәләр дип әйтүчеләр бар. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе бу вакыйгага карата фикерләр белеште. 

Фатыйх Сибагатуллин: "Алар урламыйлар, үзләренекен алып кайталар"

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин яшәргә тырышкан авыл кешесенә кагылу дөрес түгел дип саный. Шул ук вакытта ул бу очракта полиция һәм прокуратураны да гаепләп булмый, ди.

“Нурлатта эшләгәндә җыелышта бер җитәкче торып басты да – “урлыйлар” ди. Алар урламыйлар, үзләренекен алып кайталар, алар шул җир кешесе, шул җирдә җитештерелгән милекне, үзләре үстергән продукцияне алып кайта. Ә син менә килгән кеше, матур итеп эшлисе урынга, эшчеләрең белән уртак тел таба алмыйча, оялмыйча зарланып торасың, дидем. Алар синең белән без бирмәгәнгә алып кайталар, бүтән авызыңны да ачма, дидем. Син аларга мең рәхмәтле булырга тиеш. Без крестьяннарга бөтен дәүләтебез, халкыбыз белән мәңгегә бурычлы, дидем. Мин үзем беркайчан да бер кешене дә нәрсәдер алган дип хөкем иттермәдем”, - дип сөйләде Фатыйх Сибагатуллин.

Законны үзгәртергә кирәк!

Депутат фикеренчә, каракларга җәза бирәсе түгел иде дигән кешеләр дә хаклы дип әйтеп булмый. “Бу хокук бозу Җинаять кодексына кертелгән икән, прокуратураны да, судны да гаепләп булмый. Алар закон нигезендә эшли. Дүрт капчык бодай өчен боларга тимәгез, дип әйтеп булмый бит. Тикшерүче дә үзебездә үскән кеше. Прокуратура зур караклыкка да күзен йомып калмый. Әгәр миллионнан артса, хәзер утырта, 10 елга кадәр аның срогы. Хөкем чыгарганда, вакытыннан, чорыннан, вазгыятьтән чыгып, акыл белән хәл итәргә кирәк”, - дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин. Аның әйтүенчә, гадел булсын өчен, законны үзгәртергә кирәк. “Әгәр Дәүләт Советыннан ниндидер хокук бозуларга шартлы төстә генә җәза бирергә кирәк дип, Дәүләт Думасына шундый инициатива белән чыгалар икән, ул вакытта законны үзгәртергә мөмкин”, - диде.

Ул вак-төяк караклыклар өчен кешене утырту кирәк түгел дип саный. “Аның белән генә кешене акылга утыртып булмый. Кылган җинаяте тирә-як мохиткә куркыныч түгел икән, андый кешеләрне утыртудан мәгънә юк. Ә менә күп кешегә зур җитди зыян салынса, андыйларның кулына сугарга кирәк, әлбәттә. Элек мондый эшләр иптәшләр судында карала иде. Вак-төяк эшләрне җыелып карап, шунда колхозда бетә иде ул. Ә инде зуррак эшләргә тикшерү ачалар иде”, - диде Фатыйх Сибагатуллин.

"Бер олау печән, ике капчык икмәк алып кайтучы - яшәргә тырышкан кеше"

“Сугыштан соң ачлык елларында, кеше тилмереп ачка утырганда, бер уч икмәк өчен 4-8 елга утыртканнар. Бер олау печән, ике капчык икмәк өчен хезмәт кешесен утырту кирәкми, ул аны кирәккә алып кайткан. Яшәргә тырышкан кеше дип әйтергә кирәк моны”, - дип билгеләп үтте депутат.

Ул үз тормышыннан бер вакыйганы мисал итеп китерде. “Колхоз басуыннан печән чабарга ярамый бит инде. Бервакыт бер авылда иртәнге 4 тә басуга барам, урман кырыеннан берәү печән чабып кайтып килә. Бу бит төнге 2 дән барган дигән сүз. Мин моны күреп, кара син, болар яшәргә тырыша бит дип сөендем генә. Хәзер әнә кушсаң да бармыйлар. Авылда сыер асрарга иренәләр бит. Мондый яшәргә тырышкан кешегә урындагы җитәкчеләре акыллырак булырга тиеш”, - диде депутат.

"Акчалата түгел, фураж итеп бирергә кирәк!"

Фатыйх Сәүбән улы фикеренчә, акча урынына көчләп икмәк бирү дә яхшы булачак. “Терлек асрарлар, эчеп йөрергә вакытлары калмас. Мин шулай итә идем. 1 сыерга 1 тонна фураж кирәк, димәк, бер гаилә өчен 2 сыерга 2 тонна фураж бирсәң, аннары урламас иде ул. Мин бу хакта Рөстәм Нургалиевичка да әйттем. Өч елда шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны 2 мәртәбә артыр иде дидем”, - дип сөйләде Фатыйх Сибагатуллин.

Ул эре инвесторлар тоткан зур комплексларга дәүләттән күрсәтелгән ярдәмнең зур булуын, ә крестьян хуҗалыгына аз икәнлеген әйтте. “2015 нче елда Марат Әхмәтовтан иң алдынгы Балтач районына җитештергән 1 сум терлекчелек продукциясенә дәүләттән күпме ярдәм булды дип сорадым – өстәмә 12 тиен диделәр. Ә “Кызыл Шәрыкъ”ка күпме дидем – 56 тиен субсидия бирелгән. Аерма бармы? Хосусый хуҗалыкта 1 баш сыерга 3 мең сум бирәләр – ул югала да бетә. Ә менә 6 мең сум бирсәләр, әмма аны да акчалата түгел, ә ашлык урламасын өчен, 1 тонна фураж итеп бирсәләр, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде”, - диде ул.  Фатыйх Сибагатуллин республикада шәхси хуҗалыкларда 100 мең сыер булуын истә тотканда, елына барлыгы 600 млн сум акча кирәк булачагын әйтте. Үзе эшләгән чорда республика күләмендә хуҗалыкларда 350 мең баш сыер асралганын билгеләп үтте .

"Урлау да рәхәт әйбер түгел"

“Терлек азыгы урлаган кешегә рәхмәт әйтмим, әмма дә ләкин мактар идем. Урлау да рәхәт түгел бит ул. Бала вакытта салам урладык, салам да бирмиләр иде. Тез буыннары калтырый иде шул чакта. Менә шул вакытта начар иде ул тормыш. Кешенең тамагы ипигә 57 нче еллардан соң гына туйды, үзләре ипи үстерәләр, үзләре ач. Хәзер дә гади халыкны мыскыл итәбез. Ул кешеләрнең балалары да бар, алар нәрсә дип әйтергә тиеш? Мин андый җитәкчеләрне аңламыйм. Хикмәт прокурорда, судта да түгел. Халык бит бирмәгәнгә алып кайта. Бир туйганчы эшләгәненә, хезмәт хакын да күбрәк итеп яза аласың. Аның җире бит ул. Саран түгел, надан, мәнсез андый җитәкчеләр”, - дип фикере белән уртаклашты депутат.

Фәндәс Сафиуллин: "Алар урларга мәҗбүр булган"

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, кеше рәхәт тормыштан урламый. “Бәлки алар үзләре үстергән уңышны алгандыр. Я гадел бүленмәгән, я эш хаклары җитмәгән. Яхшы тормыштан алмый бит инде. Әгәр җитәрлек булса, алмас иде. Эре караклар җәзадан тиз генә котыла дип әйтүчеләр белән килешәм. Элек колхозда үзе үстергән икмәкне кесәсенә салып кайткан өчен 7 ел бирәләр иде бит. Еллар буе 1 тиен эш хакы түләмичә тилмертә иделәр. Кеше яшәү өчен шундый адымнарга барырга мәҗбүр була иде. Хәзерге алпавытларга эшләүчеләр дә шундыйрак хәлдә. Аларга 46-47 нче елларда кебек үк булмаса да, бераз түлиләр, әмма барыбер кытлыктан, нәрсәдер җитмәгәнгә, хокук бозарга мәҗбүр була”, - дип белдерде ул.

Фәндәс Сафиуллин билгеләп үткәнчә, хәзер мал асрау өчен мөмкинлекләр шәптән түгел. "Чыгарырга көтүлеге дә юк, фуражны сатып ала алмый, үз-үзенә хуҗа түгел, үзе иген үстерә, үзенең җире юк. Шуңа күрә, бу очракта бик каты җәзалауны гаделсез закон нәтиҗәләре дип саныйм. Авыл хезмәтчәннәренә гаделсез мөнәсәбәт җәзасы”, - диде.

Фәндәс Сафиуллин матбугат чыганаклары халыкка нәрсә якын, шуны язарга хаклы булуын билгеләп үтте. “Бу халык мәнфәгатьләре белән яши торган матбугат чыганакларының үз ихтыярында булырга тиеш. Әгәр сез кызыксыз әйбер язасыз икән, халык сезне укымаячак. Халыкка туры килгәнне язсагыз, ябырылып укый”, - диде.

Шулай да, җинаятьтә тотылган колхозчыларның исем-фамилиясен язу, бәлки, кирәк түгелдер дип уйлый ул. “Аларның нәселләренә “карак” кушаматы тагылып, балаларына карата да җәберләү таралырга мөмкин. Гаделсезлекне үзегез сизәсез икән, балалары хакына булса да, тыелыбрак торырга кирәк. Әгәр кемнеңдер җинаятьче булуына күңелең белән шикләнәсең икән, хәбәрне җинаятьтә гаепләүче исеменнән бирү дә дөрес түгел дип саныйм”, - дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

Илдус Янышев: "Милекнең кагылгысызлыгы хатын-кызның кагылгысызлыгы кебек булырга тиеш"

“Контр” куркынычсызлык предприятиеләре төркеме директорлар советы рәисе, Татарстанның атказанган юристы Илдус Янышев караклыкның теләсә нинди формаларына бик кискен карашта булуын белдерде. Мондый очракларда хәлгә кереп кичерү, компромисс табу булырга тиеш түгел дип саный ул.

“Милеккә кагылсызлык принцибы хатын-кыз тәненең кагылгысызлыгы, аның намусына тап төшерергә ярамау кебек үк булырга тиеш. "Мин хатын-кызның намусын аз гына боздым", я мәсәлән, "Мин җенси ачлык аркасында кагылдым" дип аклану кабул ителми бит. Шулай ук караклыкны да кешенең ашыйсы килүе белән бәйле рәвештә аклап булмый. "Бераз гына алдым" дигән әйбер дә булырга тиеш түгел. Кеше һәр очракта да җәзасын алырга тиеш. Мин караклыкка каршы иң кырыс чаралар күрү тарафдары”, - дип белдерде Илдус Янышев.

“Ашыйсы килгән кеше эшләргә тиеш. Сталин чорында өч бөртек ашлык өчен дә хөкем иткәннәрен беләм. Бу караклыкның сәбәбе ачлык булган. Әмма мин бу кешеләрне ач булган аркасында урлашкан дип уйламыйм. 4 капчык ашлык өчен төзәтү эшләре җәзасы бирелүгә кайбер кешеләрнең тискәре реакциясе дә җәмгыятьнең караклыкка толерант мөнәсәбәттә булуын күрсәтә”, - ди юрист.

“Губернаторларның, түрәләрнең миллиардлар урлавына сылтап, без вак караклыкны аклый башлыйбыз. Әмма шуны истән чыгармаска кирәк: зур урлашуларның барысы да кечкенә генә караклыктан һәм безнең моңа тыныч, толерант карашыбыздан башланган. Минем өчен бернинди  – губернатор урлаганмы, әллә гади эшчеме, аерма юк. Мөлкәтнең кагылгысызлыгы, ул кемнеке генә булуга карамастан, изге әйбер”. – диде Илдус Янышев.

"Каракларга келәймә сугарга кирәк"

Илдус Янышев бу кешеләрне төзәтү эшләренә хөкем итүнең кырыс җәза түгеллеген, киресенчә, кешелекле булуын билгеләп үтте.

“Кеше өендә кала дигән сүз. Бу әле йомшак җәза. Мин гомумән, урлаган кешеләргә ниндидер бер тамга сугылу яклы. Паспорттамы, кая булса да. Мәгълүмати технологияләр IT-паспорт ясарга да мөмкинлек бирә. Элегрәк көнчыгыш илләрдә караклык өчен кулны кискәннәр. Кайдадыр келәймә дә куйганнар. Бу кешене башкалар да танысын өчен эшләнгән, чөнки ул вакытта хәзерге технолгияләр булмаган. Кеше мөлкәтенә кулын сузган бар кешегә электрон тамга куярга кирәк дип саныйм. Әмма бу келәймә гомерлек булырга, каракны җәмгыять белергә тиеш. Ә кеше чит кешенекенә кагылыр алдыннан уйлансын – алыргамы, юкмы”, – ди ул.

И. Янышев фикеренчә, мондый ысул вак караклыктан алып эре коррупциягә каршы яхшы профилактика чарасы булыр иде. “Электрон келәймә гомерлек булачак – эш, партнерлар сайлаганда, хәтта өйләнгәндә, кияүгә чыкканда да аңа игътибар итәчәкләр. Мондый очракларны, исем-фамилияләрне матбугатта яктыртырга кирәк. Мин моны ул кешеләрне мыскыллау дип уйламыйм. Алар милек иясенең шәхси әйберсен урлап, аңа зыян салмый, мәсхәрәләмиме әллә?

Эш бит җәзаның кырыслыгында түгел. Җәмгыять бу кешеләр турында белә башласа, төрмәгә утырту кирәк тә булмаска мөмкин. Әлегә бу урынсыз яңгырый, әмма без әкренләп электрон келәймә булдыруга таба барабыз. Мәгълүмати гасыр шундый мөкинлекне бирә. Мәсәлән, бу ЮХИДИның административ практикасында кулланыла да инде, юл йөрү кагыйдәләрен кайда гына бозсаң да - Магадандамы, Мәскәүдәме, ул барыбер теркәлеп бара. Без моңа техник яктан әзер, әмма мораль яктан әзер түгел.

Җинаятьчелеккә каршы көрәшүнең башка алымнары юк, җәмәгатьчелеккә фаш итү генә булышачак. Шул вакытта пеницитар система да кирәк булмаска мөмкин. Җәмгыять үзен үзе көйләргә тиеш. Кеше төрмәгә утыру җәзасыннан куркып түгел, киләчәктә җәмгыять тарафыннан булачак мөнәсәбәттән куркып бу адымга бармаска тиеш. Мин әле төрмәдән үзгәреп, төзәлеп кайткан кешене күргәнем юк”, - ди юрист.

Ул абруй төшү яки дәрәҗәле эшкә урнаша алмау һәм башкалар төзәтү эшләренә караганда да нәтиҗәлерәк булачагына ышана. “Бу элек каракларның кулларын чабуга тиң булачак. Ул вакытта технология мөмкинлекләре булмаган, шул рәвешле кешеләр явызлыкны туктатырга теләгән. Бу тамгадан кешегә ышанырга ярамаганлыкны белергә булган. Ә хәзер бу тамга булып җәмгыятьне хәбәрдар итү була ала. Бу җинаять кылган кешегә дә, җәмгыятькә карата да кешелекле булачак. Юкса законга тоталь хөрмәтсезлекне туктатып булмаячак. Җәзаның кырыслыгы түгел, ә аның котылгысызлыгы гына җәмгыятьне сәламәтләндерә алачак”, - ди Илдус Янышев.

 Эмиль Гатауллин: "Эре каракларны җаваплылыкка тартмау вак каракларны җибәрергә кирәк дигән сүз түгел"

Адвокат Эмиль Гатауллин фикеренчә, аз урлаган дип, күз йомып булмый, закон моны рөхсәт итми. “Ничектер җәзаларга барыбер кирәк. Башкалар да алай эшләргә ярамаганлыкны аңларга тиеш. Бу очракта төзәтү эшләренә хөкем итү кырыс җәза түгел инде, ул бит иректән мәхрүм итү белән бәйле түгел”, - дип белдерде.

Адвокат фикеренчә, дүрт капчык өчен җәза бирергә кирәкми диючеләр, әгәр карак аларның үзләренекен урласа, башкачарак фикердә булачак. “Минекенә тимәсен, чит кешенекен урлаганда, әйдәгез, җибәрик, кырыс җәзаламыйк дияргә дә мөмкиннәр”, - диде Эмиль Гатауллин.

Шулай да, адвокат закон алдында тигезсезлек проблемасы булуын таный. “Закон алдында бар да тигез, әмма төрлечә җавап тоталар, шуңа күрә халыкта канәгатьсезлек күзәтелә. Күп урлап, бернинди җәза үтәмәүчеләр дә бар”, - диде Эмиль Гатауллин.

Адвокат билгеләп узганча, урлау фактларын матбугат чараларында яктыртылу аларның яманатын киңрәк тарату кебек булса да, журналистлар да үз бурычын үтәргә хокуклы. “Сез мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш, бу сезнең вазифагыз. Без сезнең белән бу турыда фикер алышкач, димәк, кирәк. Кешеләр борчылып нидер яза икән, димәк, бу проблема. Эре каракларны җаваплылыкка тартмау вак каракларны җибәрергә тиеш дигән сүз түгел, юкса мондый күренешләргә күз йомсак, без җинаятьчел мохиткә батачакбыз. Шуңа күрә вак җинаятьләр турында да, эре каракларны җаваплылыкка тартмау проблемасы, урланганны кире кайтару котылгысызлыгы турында да язарга кирәк. Кешеләр фикер алышырга, хакимияткә йогынты ясарга тиеш. Хакимияткә дә, ахыр чиктә, шәт, оят булыр. Ник 4 капчык өчен хөкем итәләр, ә эре караклыклар өчен җаваплылык юк. Бу хакта җәмәгатьчелеккә, хакимияткә дә җиткерергә кирәк”, - дип белдерде Эмиль Гатауллин.

Зөлфәт Хәким: "Урланган 4 капчыкның 2 сен ул кешегә бүләк итәр идем"

Язучы, драматург, композитор Зөлфәт Хәким эре караклар иректә йөри дигән фикерләр белән килешүе турында әйтте. “Безнең илдә ярты капчык бәрәңге урлаган өчен утырта иделәр. Хәллерәк, күбрәк урлаган кешеләр утырмады. Безнең илдә гел шулай булды инде ул, көлке нәрсәләр күп бездә”, - диде.

Зөлфәт Хәким фикеренчә, 7 ай төзәтү эшләре зур җәза. “Кечкенә генә бер штраф түләтергә дә була иде. Вак кына җинаять булса да, карак дигән мөһер сугыла бит. Хәер, мондый фактларда хокук саклау органнары элек хөкем ителгән булуны да исәпкә ала”, - диде.

Язучы полиция хезмәткәрләренең эш күрсәтү ниятеннән чыгып эшләү очракларының еш булуын билгеләп узды. “Миллиардлар урлаган кешеләргә буе җитә алмый аларның”, - дип бер вакыйганы мисал итеп китерде. “Кышын бакча ширкәтендә яшәү урыны булмаган берәү иске телевизор урлаган да, аны чанага салып, кар көртләрен ера-ера тартып бара икән. 4-5 полиция вәкиле зур җинаятьчене тоткан кебек чолгап алган, кулларын каерып кулга алганнар. Телеканаллар шуны берничә көн күрсәтте. Шуның кебек 4 капчык бодай өчен хөкем итү дә көлке инде”, - диде.

Зөлфәт Хәким билгеләп үткәнчә, түбән хезмәт хакы алып эшли торган урыннарда урлау булмый калмый. “Бай кешеләр дә урлаган бит әле. Комедия жанрында “Свободу этим людям и никаких түләү” дияр идем. Аларның болай да яманаты таралды. Мин бу агрофирманың дүрт капчык бодайның икесен 7-8 мең сум алып эшләгән ир белән хатынга бүләк итүен теләр идем. Хәллерәк агрофирма булса, дүртесен дә бирергә була”, - диде.

Язучы журналистларга зур коррупцион җинаятьләр буенча журналистик тикшеренүләр уздырырга киңәш итте. “Зуррак урлашулар, киң яңгыраш алган мәгълүматларга таянырга кирәк. Болгарда бер җырчының клип төшерүе турында сүз булды. Беткәнмени бездә зуррак проблемалар? Татар теле бетеп бара әнә. Министрлыкта кабул итү бүлмәсендә утыручы “исәнмесез” дип җавап бирсә, теле корый мени? Менә шундыйрак темаларны кузгатырга кирәк”, – дигән фикердә ул.

 Рафил Ногманов: "Урларга ярамый, моны һәркем белеп торырга тиеш"

ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов фикеренчә, мондый очракларда штраф белән генә дә чикләнеп булыр иде. “Терлеген ашатырга, җитмәгәнгә урлагандыр инде ул. Урларга ярамый, моны һәркем белеп торырга тиеш. Кайбычлыларга бирелгән җәза бераз кырысрак инде, әмма 7 ай төрмә түгел бит әле. Ир-атның төрмәгә керүе яман”, - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100