news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дүрт илгә Россиягә авиатранспорт белән керү өчен рөхсәт бирелде

Хөкүмәт карары киләсе атнада бу дәүләтләр белән авиаэлемтә яңартылуга бәйле рәвештә имзаланган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Премьер-министр Михаил Мишустин Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея гражданнары һәм бу илләрдә яшәүгә рөхсәт алган затларга Россиягә һава пунктлары аша керүне тыюны гамәлдән чыгарды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хөкүмәт карары киләсе атнада бу дәүләтләр белән авиаэлемтә яңартылуга бәйле рәвештә имзаланган. 21 сентябрьдән Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь, 27 сентябрьдән Көньяк Корея белән авиаэлемтә яңартыла.

Башкалаларга — Минск, Нур-Солтан, Бишкәк һәм Сеулга рейслар атнага бер тапкыр башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot