Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дүрт ел эчендә Татарстан таможнясы 45 миллион сумлык ялган продукция ачыклаган
Бу ел башынан Татарстан таможнясы биш җинаять эше һәм административ хокук бозулар турында 1081 эш кузгаткан.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). 2012-2016 елларда Татарстан таможнясы 45 млн сум күләмендә 400 мең берәмлек контрафакт продукцияне ачыклаган. Бу хакта бүген Казан Ратушасында узган Идел буе таможня идарәсе коллегиясендә әйтелде.
Коллегия утырышында Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин катнашты.
“Татарстан таможнясы республиканың икътисади куркынычсызлыгына тискәре тәэсир итүче хокук бозуларны кисәтүдә барлык ресурсларны һәм мөмкинлекләрне куллана. Бу ел башынан Татарстан таможнясы биш җинаять эше һәм административ хокук бозулар турында 1081 эш кузгаткан. Татарстанга халык кулланышындагы товарларны, шул исәптән валютаны һәм алкогольне кертү административ җаваплылыкка тарту, ә наркотик матдәләрне кертергә омтылышлар җинаять эше кузгатуга нигез булган”, – дип билгләп үтте үзенең чыгышында Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз