news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдмәнд елы кысаларындагы чаралар дәвам итә

Башкортстанда татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу чаралары яңа сулыш алып дәвам итә

(Уфа, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу чаралары яңа сулыш алып дәвам итә.
Дәрдмәнднең тууына 150 ел тулуга багышлана бәйрәм тантаналары.
Башкортстандагы “Рамазан” төрки агарту милли үзәге җитәкчесе, татар мөгаллиме, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов башлангыч салды бу мәдәни чараларга. Марат Шәрипов, үзенең теләктәшләре белән берлектә, быелгы елны Башкортстанда Дәрдмәнд елы дип игълан иткән иде. Бу чараларга башлангычны быел яз Уфада, Башкортстан дәүләт милли музеендагы тантана белән салдылар.
Уфада Дђрдмђндкђ беренче музей берничә ел элек нәкъ менә Башкортстанныћ Милли музеенда ачылган иде. Аңа кадђр Башкортстанныћ танылган татар галиме, ќырчы, “Рамазан” тљрки милли-агарту њзђге рђисе Марат Шђрипов ќитђкчелегендђ књп ђзерлек эшлђре алып барылды, Дђрдмђндкђ кагылышлы књп кенђ рухи ядкарьлђр џђм кљнкњреш ђйберлђре тупланды.
Музейда, Дәрдмәнд елын ачу тантанасына, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Ырымбурдан, Баймактан, Мђлђвездђн џђм башка тљбђклђрдђн књп кенђ кунаклар килде. Музейдагы экспонатларны карау шатлыгын кичергђннђн соћ, БР Милли музееныћ актлар залында “Дђрдмђнд: халыкка багышланган тормыш џђм иќат” дигђн кичђ њтте. Аннан соћ очрашулар Башкортстанныћ Зђки Вђлиди исемендђге Милли китапханђсендђ дђвам итте. Анда да шушы мђдђни чараларда катнашучылар Закир Рђмиев-Дђрдмђндкђ багышланган књргђзмђне карады.
Дәрдмәндкә багышланган хђтер чаралары Уфадан тыш Казанда һәм Мђлђвез шђџђрендђ џђм районында да, башка төбәкләрдә дә оештырыла. Быел пароходта Болгарга сәяхәт программасы да Дәрдмәндкә багышлап әзерләнгән иде.
Декабрь аенда Дәрдмәндкә багышланган чаралар тагын да артачак. 3 декабрь көнне Башкортстан мәктәпләре укучылары, югары уку йортлары, колледжлар талиплары, эшче яшьләр “Дәрдмәнднең алтын юллары яңгырый” исемле сәнгатьле уку бәйгесендә катнаша. Бу ярышма Башкортстан дәүләт университетының актлар залында үтәчәк.
5 декабрь көнне “Дәрдмәнд һәм XX гасыр мәдәнияте” дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция оештырыла. Ә инде 7 декабрь көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында зур музыкаль-әдәби кичә була. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары, күренекле шагыйрьләр, Дәрдмәнднең оныклары, журналистлар һәм талиплар катнаша.
Уфадан соң мәшһүр шәхескә багышланган юбилей чаралары шагыйрь туган Мәләвез районында, әдипнең бала чагы һәм үсмер еллары узган Баймак районы Юлык авылында һәм башка төбәкләрдә мәдәни чаралар белән дәвам итәчәк. Бәйрәмгә “Дәрдмәнд мирасының кайтуы” дип исемләнгән китап та басылып чыга.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100