news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышлап шигырь бәйгесе игълан ителде

Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә уздыра.

Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышлап шигырь бәйгесе игълан ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә шагыйрь, философ Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышлап иҗат ителгән шәхси шигырьләр бәйгесенә чакыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен 17 яшьтән 35 яшькәчә булган яшь талантлы шагыйрьләр чакырыла.

Бәйге 3 этапта үткәрелә. Беренче этап (читтән торып) 2018 елның 29 декабрендә старт алды.

Бәйгегә эшләрне һәм гаризаларны кабул итү 2019 елның 20 февраленә кадәр дәвам итә.

Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм иҗат эшләрен poet2018@mail.ru электрон адреска һәм кәгазьдәге нөсхәсен Татарстан Язучылар берлегенә җибәрергә кирәк. Берлек адресы: Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 нче йорт.

Бәйге нигезләмәсе: https://clck.ru/F5LAB
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100