news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәндкә багышланган иҗат бәйгесе җиңүчесе: Яза башлаганыма якыннар ышанмады

Зәринә Хуҗина иҗатта иң якын киңәшчесе дип әнисен һәм шагыйрә Халисә Ширмәнне саный.

Дәрдемәндкә багышланган иҗат бәйгесе җиңүчесе: Яза башлаганыма якыннар ышанмады
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсына йомгак ясалды. Бәйге җиңүчесе, КФУның Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Зәринә Хуҗина “Татар-информ” хәбәрчесенә чыннан торып иҗат итә башлаган вакытта якыннарының ышанмавын сөйләде.

“Беренче чиратта, язуда миңа киңәшләрне әнием бирде. Башта ул рифмалар тезмәсе буларак кына килеп чыга иде, чын-чынлап яза башлаганыма дуслар, якыннарым ышанмый иде. “Әллүки” түгәрәге җитәкчесе Халисә Ширмән киңәшләре дә зур этәргеч бирде”, - диде ул.

Зәринә мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә инде катнашкан булганын әйтте. “Шигырьләрне мин мәктәптә укыганда ук яза башладым. Беренчеләре – песиләр турында, чөнки песиләрне бик яратам. Абыйга, әнкәй-әткәйгә багышлый идем”, - диде ул.

“Яшь язучылар аз булса да, бар. Шул ук безнең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Әллүки” иҗат түгәрәге эшләп килә, анда да яшьләр бик теләп йөри. Гомумән алганда, һәр кешенең үзеннән тора”, - диде җиңүче.

Зәринә Хуҗина конкурсларда үзе кебек иҗатташлар, фикердәшләр белән танышуын әйтеп үтте. “Үзеңә белем, яңалык аласың. Төрле бәйгеләрдә катнашу үзеңә үк яхшы дип уйлыйм”,- диде ул.

“Китаплар, әдәби әсәрләр укымау сәбәпле, бик күп сүзләрне белмим. Бераз оят булып китә. Сүзләрне белмәгәнгә кайвакыт фикеремне формалаштыра алмыйм. Сүзлек составымны тулыландырасым килә. Җәйгә планым – бик күп рус һәм татар әсәрләре уку”, - диде бәйге җиңүчесе.

Фотода Зәринә Хуҗина сулдан беренче

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100