news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрдемәндкә багышланган бәйгенең йомгаклау турына үткән яшь шагыйрьләр билгеле

Татарстан Язучылар берлеге үткәргән иҗади бәйгенең йомгаклау туры 7 июньдә Казанда булачак.

Дәрдемәндкә багышланган бәйгенең йомгаклау турына үткән яшь шагыйрьләр билгеле
ТР Язучылар берлеге

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). ТР Мәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фәлсәфәче, нашир, алтынчы Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр арасында иҗади бәйге игълан иткән иде. Жюри конкурска килгән әсәрләр белән танышып, соңгы турга узган авторларны сайлап алды, дип хәбәр иттеләр Язучылар берлегеннән.

  • Рус һәм татар телләрендә үткәрелгән бәйге әдәби иҗатка сәләтле шагыйрьләрне ачыклау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан уздырыла.

Бәйгенең беренче туры читтән торып үткәрелде, ягъни оештыру комитеты авторлардан заявкалар һәм әсәрләр кабул итте. 

Конкурска килгән әсәрләр белән танышканнан соң, жюри соңгы турга узган авторларны игълан итте.

Татар телендә иҗат итүче ун яшь шагыйрь сайлап алынды Алар – Имамиева Айгөл (Теләче), Габдрахман Айрат (Чаллы), Гыйләҗева Зөлфия (Казан), Закирова Гүзәл (Казан), Әхмәтова Гөлгенә (Лениногорск), Сафина Айзәрә (Чаллы), Хуҗина Зәринә (Казан), Әхмәтҗанова Сөмбел (Чаллы), Галимуллина Ильвира (Казан), Сәлахова Алсу (Казан).

Рус телендә иҗат итүче сигез яшь шагыйрьне дә финалга Казанга көтәләр. Алар – Нуриев Таһир (Казан), Миңнуллина Эльвина (Казан), Цыганкова Сандра (Казан), Мәһдәнов Илнар (Казан), Нәфыйкова Роланда (Әлмәт), Детистов Денис (Әлмәт), Фарукшин Роберт (Әлмәт), Андреева Анастасия (Түбән Кама).

Йомгаклау турына үткән барлык катнашучыларны 7 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең актлар залында көтәләр.

Яшь авторларга шигырь язар өчен өстәмә тема тәкъдим ителәчәк, остаханәләр, иҗади очрашулар оештырылачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100