news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяви финанс кризисы Татарстанда язылу кампаниясенә зур йогынты ясады

Халык, шулай ук республика предприятиеләре һәм оешмалары вакытлы матбугатка язылудан баш тарта

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Дөньяви финанс кризисы Татарстанда 2009 елның II яртысына язылу кампаниясенә зур йогынты ясады.
30 июньдә республикада 2009 елның II яртысына федераль, республика, шәһәр һәм район вакытлы матбугатына язылу кампаниясе тәмамлана. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсе ФДУП матбугатка язылу бүлеге җитәкчесе урынбасары Лидия Николаева сөйләвенчә, "Татарстан почтасы" хезмәткәрләренең тырышлыкларына карамастан, әлегә матбугатка язылу нәтиҗәләре куанырлык түгел. Дөньяви финанс кризисы шартларында физик затлар, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар вакытлы матбугатка язылудан баш тарта.
Аның сүзләренчә, соңгы өмет пенсионерларда, өлкән яшьтәгеләр аз керемле булуга карамастан, гаммәви мәгълүмат чараларына язылуларын дәвам итә. Ә менә яшьләр Интернеттан күбрәк мәгълүмат ала һәм вакытлы матбугатка язылудан баш тарта.
Лидия Николаева әлегә Татарстанның китапханәләр челтәре өчен республиканың гаммәви мәгълүматларына язылу мәсьәләсе дә хәл ителмәгән, дип сөйләде. Элек бу эшне ТР Мәдәният министрлыгы башкарган, әмма 2009 елның II яртысына килешүгә кул куелмаган. Почта хезмәткәрләре соңгы көнгә - 30 июньгә кадәр килешү төзелүне көтәргә әзер.
ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Аюпова бу гади булмаган вәзгыятьне шәрехләде. Аның сүзләренчә, муниципаль реформалар белән бәйле рәвештә республика хакимиятенең вәкаләтләре муниципалитетларга күчкән. “Россия Федерациясендә җирле үз идарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче ФЗ нигезендә халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру җирле поселениеләргә йөкләнә. Республиканың китапханә челтәрендә 1576 муниципаль китапханә бар. Соңгы берничә елда алар өчен матбугатка язылуны ТР Мәдәният министрлыгы башкарды һәм “бу безнең яхшы ният иде”. Быел әлегә финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән, көн саен муниципаль китапханәләр өчен республика басмаларын вакытлы матбугат белән тәэмин итү мөмкин булган вариантлар карала.
Искә төшереп үтәбез, республика халкы тарафыннан вакытлы матбугатка язылуны рәсмиләштерүне активлаштыру максатыннан Казанның почта элемтәсе бүлекләрендә “Абунәче көннәре” уза. Акция кысаларында үзәк, республика һәм җирле басмаларга язылу бәясенә ташламалар ясала.
Бүген Казанда 124 нче почта элемтә бүлегендә (Меридиан урамы, 14), 18 июньдә 141 нче почта элемтә бүлегендә (Фучик урамы, 72), 19 июньдә 140 нчы почта элемтә бүлегендә (Нокса авышлыгы урамы, 1) “Абунәче көннәре” уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot