news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяның иң төньягындагы опера театры Казанга гастрольгә килә

Саха опереа һәм балет театры 1-2 сентябрьдә Муса Җәлил театры сәхнәсендә чыгыш ясый.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дөньяның иң төньягындагы опера театры — Саха (Якутия) Республикасының Д. К.Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында беренче тапкыр Казанга килә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльләр 2021 елның 1-2 сентябрендә Муса Җәлил театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Казан тамашачысы өчен театр үткән 50 еллык юбилей сезонындагы ике премьераны алып килә.

  • 1 сентябрь — инстаграм социаль челтәрендәге тормыш турында «Калейдоскоп иллюзий» мюзиклы.
  • 2 сентябрь — «12 стульев» эксцентрик балеты.

Гастрольләр ике республика җитәкчелегенең шәхсән катнашуы нәтиҗәсендә оештырылачак.

Якутия Опера һәм балет театрының Казанга гастрольләре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» Музыкаль һәм фестиваль программалары федераль дирекциясе» Федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ярдәмендә «Зур гастрольләр» программасы кысаларында үткәрелә һәм алар Идел буе төбәкләре буенча турда (анда дүрт төбәкнең башкаласы — Казан, Уфа, Йошкар-Ола, Ульяновск керә) иң беренчесе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100