Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньяның футбол клубы тренерлары арасында Корбан Бердыев – 11 нче!
Исемлектә Гус Хиддинк тагын да алдарак
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Гус Хиддинк белән Корбан Бердыев Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе - IFFHS тарафыннан төзелгән дөньяның иң яхшы футбол клубы тренерлары исемлегендә кертелгән. Әлеге федерациянең рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, 85 ил экспертларының Россиянең җыелма командасы баш тренеры, узган елның язында Лондонның "Челси" клубына җитәкчелек иткән Г.Хиддинк 38 очкосын, Казанның "Рубин" клубы баш тренеры К.Бердыев 14 очкосын "җыя" алган.
Аерым алганда, 17 кешедән торган рейтинглар исемлегендәге алдагы 11 урын түбәндәге тәртиптә бирелгән:
1. Хосеп Гвардиола ("Барселона") - 300 очко
2. Алекс Фергюсон ("Манчестер Юнайтед") - 137
3. Жозе Моуринью ("Интер") - 66
4. Алехандро Сабелла ("Эстудиантес") - 54
5. Мирча Луческу ("Шахтер") - 50
6. Арсен Венгер ("Арсенал") - 44
7. Гус Хиддинк ("Челси") - 38
8. Лоран Блан ("Бордо") - 34
9. Хорхе Фоссатти ("ЛДУ") - 16
10. Феликс Магат ("Вольсфбург"/"Шальке") - 15
11. Корбан Бердыев ("Рубин") - 14.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз