Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньяның данлыклы хоккей йолдызлары Казанга килә
Алар Татарстан башкаласында хәйрия матчы уздырачак
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, 21 нче сентябрьдән алып 24 нче сентябрьгә кадәр Казанга Хоккей даны залы әгъзасы, 1972 нче елгы супер серия уенчысы Фил Эспозито, СССР җыелмасы составында 1972 һәм 1974 нче еллар серияләренең иң нәтиҗәле уенчысы Александр Якушев, шулай ук Валерий Каменский, Александр Семак, Иса Тикканен һәм дөньякүләм хоккейның башка йолдызлары киләчәк. Бу хакта Спорт проектлары Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда булган көннәрдә данлыклы хоккейчылар 23 нче сентябрьдә Спорт боз сараенда хәйрия матчы үткәрәчәк.
Казанга сәфәре кысаларында спорт йолдызлары Казанның мәдәни-тарихи истәлекле урыннары, Татарстанның инвестицион кызыклы проектлары белән танышачак, Казан һәм республиканың яшь хоккейчылары өчен мастер-класслар уздырачак. Матч алдыннан тамашачылар спортчыларның автограф-сессиясендә катнаша алачак.
Хәйрия матчына билетлар инде сатуда. Аларны www.bileton.ru сайтында интернет-кибет аша электрон билет рәвешендә, шәһәр кассаларында һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында сатып алырга мөмкин. Билетларның бәясе 50 сумнан алып 300 сумга кадәр. Тулырак мәгълүматны 8 (8432) 5 100 400 телефоны аша белергә һәм www.bileton.ru. сайтында табып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз