news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяның 9 шәһәрендә татарлар ана телендә диктант язды

Татар телен иң яхшы белүчеләргә сертификатлар тапшырылачак һәм бу чараны киләсе елларда да кабатларга планлаштыралар.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 100дән артык кеше татарча диктант язды. Чараның максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Татарча диктантны теләге булган һәркем яза алды. Бу акциягә Казан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән калаларында яшәүче татарлар һәм Казахстан (Павлодар каласы), Кыргызстан (Бишкәк каласы) татарлары да кушылды.

Акцияне оештыручыларның берсе - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин билгеләп үткәнчә, татарча диктант язу беренче генә тапкыр үткәрелми. Моңа кадәр татар телендә белемнәрен Казанның берничә югары уку йортында белем алучы студентлар тикшереп караган. Әмма мондый масштабта чара беренче тапкыр уздырыла. Тәбрис Яруллин билгеләп үткәнчә, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә теләүчеләр өчен иң элек diktant.tatar сайты булдырылган. Әлеге сайтта кагыйдәләр белән танышырга мөмкин иде. «Диктант текстын әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлады. Без бүген Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзекне язачакбыз. Әмирхан Еникинең теле бик матур, җырлап торган татар теле һәм ул безнең хәзерге сөйләмебезгә бик якын. Стиль ягыннан да бу бик дөрес текст, анда татарча булмаган, башка телдән кергән сүзләр юк”, - диде яшьләр форумы җитәкчесе.

Диктант текстлары атна-ун көн дәвамында тикшереләчәк. Аның нәтиҗәләре телгә алынган сайтта күрсәтеләчәк. Хаталар буенча азактан консультация уздыру планлаштырыла. Шулай ук диктантны яхшы билгеләргә язучыларга сертификатлар тапшырылачак.

“Без кем хаталы, ә кем дөрес язганын тикшерү максаты куймыйбыз. Ниятебез – СМС хәбәрләрдән алып фәнни хезмәтләргә кадәр татарча язуга өндәү, яшьләрне шуңа җәлеп итү”, - дип ассызыклады Тәбрис Яруллин.

Бу чараны киләсе елларда да дәвам итү планлаштырыла. 2017 елда октябрь аен татар теле һәм татар грамматикасы айлыгы итәргә планлаштырабыз, дип хәбәр итте әңгәмәдәшебез.

Диктант уздырылган институт директоры Рәдиф Җамалетдинов  искәрткәнчә, татар теленә кызыксыну зур. Мисалга ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы “Ана теле” проектын китерде. Бу проект кысаларында 10 меңнән артык кеше татарча өйрәнә, дип билгеләп үтте Рәдиф Җамалетдинов. “Әлеге проект ярдәмендә ерак һәм якын чит илләрдән 411 кеше татарча өйрәнә. Бу бик зур сан. Моннан тыш, Казан федераль университетында татар теле курслары эшли. Алар декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу курсларда 300 дән артык кеше шөгыльләнә”, - диде институт директоры.

Татарча диктант текстын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин укыды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100