news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяның 19 илендә 145 тапкыр «Рубин» командасының «Барселона»ны җиңүе хакында әйтелде

Бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан мэры Илсур Метшин шулай дип игълан итте

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты структуралары подразделениеләре җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»нә рәислек иткән мэр Илсур Метшин узган атнаның республика башкаласы өчен иң әһәмиятле вакыйгаларын барлады.

«Дөньяның 19 илендә 145 тапкыр футбол буенча Казанның «Рубин» командасы Испания «Барселона»сын җиңүе хакында әйтелде. Тарихи һәм бөек җиңү дип бәялим мин моны. Шул уңайдан миңа Америка, Израиль, Кытай, Төркия, Европа илләреннән шалтыратып, SMS-хәбәр җибәреп котладылар. 4 ноябрьдә «Барселона»ны, 24ендә Киев «Динамо»сын кабул итәчәкбез, командага яңа җиңүләр телим», - диде шәһәр башлыгы. Россия чемпионатында «кунакта» Ростов-на-Дону «Ростов» командасын 2:1 исәбенә җиңеп, Корбан Бердыев җитәкчелегендәге «Рубин» 53 очко җыеп, исемлекнең иң алдагы урынына чыкты, икенче урында - Мәскәүнең «Спартак» командасы. Аннан соңгы турда «Ростов» «Спартак» белән Лужникида уйнаячак, «Рубин» исә үзебездә Самараның «Крылья Советов» командасын кабул итәчәк, дип шәрехләде мэр.

22-25 октябрь көннәрендә Казанда үткәрелгән «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы барышында ачылган Казан теннис академиясенә яхшы уенчылар җәлеп итәргә, зур гына приз фонды булдырырга кирәклеген дә мэр искәртеп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100