news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм танылган театр режиссеры Сергей Потапов Лондонны Минзәләгә алыштырган

Премьера 15 октябрьгә тәгаенләнгән.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Дөньякүләм танылган театр режиссеры, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты Сергей Потапов кичә Татарстанга килеп төште һәм бүген Минзәлә татар дәүләт драма театрында вәгъдә ителгән “Иблис” спектаклен кую эшенә кереште. “Бүген ул труппа белән танышып, уй-фикерләрен сөйләде. Иртәгә репетицияләр башлана”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов.

Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәләдә булачак. Премьера 15 октябрьгә тәгаенләнгән.

“Сергей Потапов – уникаль кеше, югары профессионал. Сүзендә тора торган кеше икән. Лондонга спектакль куярга чакырулы булса да, сүзендә торды – андагы куелышны кичектереп торып, Минзәләгә килде, - ди Дамир Сәмерханов. – Мин ул килгәнче артистларны әзерләп торырга тырыштым. Сергейга ярдәм итү өчен бөтен көчне куячакбыз”.

Искәртеп үтәбез: Минзәлә татар дәүләт драма театры “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы нигезендә бөек әзәрбәйҗан шагыйре Хөсәен Җәвиднең "Иблис" трагедиясен куя башлады. Шигъри тел белән язылган пьесаны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.

Мәгълүмат өчен: “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында федераль бюджеттан Татарстанның алты дәүләт театрына 24 миллион сум акча бүлеп бирелде. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән. Акчалар бөтен дәүләт театрларына да бертигез күләмдә биреләчәк. Акчалар спектакль чыгару өчен тәгаенләнә, төрле җиһазлар ниндидер куелыш өчен махсус кирәк булса гына алынырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100