news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм танылган сәнгать белгече Казан рәссамы И.Гыймранов эшләрен югары бәяләгән

Тарихта беренче тапкыр Лондонда милли рәссамның күргәзмәсе оештырылды, диде күргәзмә кураторы Евгений Жудров.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Дөньякүләм танылган сәнгать белгече Эдвард Люси-Смит Казан рәссамы Илгиз Гыймрановның эшләрен югары бәяләгән. Тарихта беренче тапкыр Лондонда милли рәссамның күргәзмәсе оештырылган. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә күргәзмә кураторы Евгений Жудров әйтте.

3-13 апрельдә Лондонда Россотрудничество вәкиллегендә танылган Казан рәссамы Илгиз Гыймрановның шәхси рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

“Татар-информ” хәбәрчесе күргәзмә кураторы Евгений Жудров белән әңгәмә корды.

Күргәзмә кураторы сүзләренчә, Илгиз Гыймранов та, ул үзе дә чарадан канәгать калганнар. “Күргәзмә ачылу чарасына кеше бик күп килгән иде. Сәнгать даирәсе вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, Британиянең танылган рәссамы Чарминг Бейкер һәм Дөньякүләм танылган сәнгать белгече Эдвард Люси-Смит Илгиз Гыймрановның эшләрен югары бәяләде”, - диде ул.

"Илгиз Гыймранов – Россиядә һәм чит илләрдә күп кенә арт-проектларда катнаша. Аның “Хрущёвочки” картиналары сериясе турында фикерләр элеккеге Советлар Союзының барлык почмакларыннан килә. Һәркем нәкъ менә “үз” йортын, ишегалдын, туган урамын күрдем дип саный. “Хрущёвочкаларның” феномены элек бергә яшәгән миллион кешене берләштерүдә", - дип әйтте Евгений Жудров.

Күргәзмәгә Дәүләт Рус музееның яңа агымнар Бүлеге мөдире А.Д.Боровскийның кереш статьясы каталогы әзерләнгән.

Евгений Жудров сүзләренчә, май аенда Татарстан Республикасының Милли музеенда Илгиз Гыймрановның тагын бер күргәзмәсе оештырылачак. “Милли музейда рәссамның яңа эшләре һәм Лондоннан кайткан эшләрнең бер өлеше күрсәтеләчәк”, - диде ул.

Евгений Жудров тарихта беренче тапкыр Лондонда милли рәссамның күргәзмәсе оештырылуын әйтте. “Казаннан булган яки татар рәссамнарының Лондонда күргәзмәләре булганы юк”, - диде ул.

Күргәзмәне оештыручылары – “Действие” Мәдәни Платформасы, сәнгать коллекционерларының Казан клубы, сәнгать коллекционерларының Лондон клубы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100