news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм хоккей йолдызлары һәм "Ак Барс" командасы ветераннары хәйрия матчында көч сынашты

Татарстан командасы составында Татарстан Президенты да уйнады

 (Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның Спорт сараенда дөньякүләм хоккей йолдызлары һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы арасында иптәшләрчә хәйрия матчы узды. "Хоккей легендалары" дип исемләнгән матчта Канаданың атаклы хоккей остасы Фил Эспозито катнашачагы вәгъдәләнгән булса да, ул, авырып китүе сәбәпле, Казанга килә алмаган.

"Хоккей ветераннары" командасы составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың "Ак Барс" хоккей командасының элеккеге уенчылары һәм башкалар уйнады. "Дөньякүләм хоккей йолдызлары" командасы составында исә бозга Россиянең атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы (1993) Алексей Яшин, СССРның күп тапкыр дөнья чемпионы, күп мәртәбә Ауропа чемпионнары Кубогы иясе Сергей Гыймаев, элек АКШның хоккей буенча олимпия җыелма командасы әгъзасы Скотт МакФерсон, Марк Кампел, Тим Дрисколл, Милан Новы, Пол Стюард һәм башкалар чыкты.

Матч башланыр алдыннан, әлеге үзенчәлекле уенны карарга килгән тамашачыларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сәламләде. Фил Эспозито үзе Казанга килә алмаса да, тамашачылар аның видеомөрәҗәгатен тыңлады. Легендар хоккей остасы, үпкәләре ялкынсынуы аркасында, Татарстан башкаласына килә алмавын, әмма кайчан да булса барыбер Казанга килергә тырышачагын белдерде. Фил Эспозито шундый абруйлы матчны оештырган Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

Татарстан өчен уйнаган команда капкасын Роман Соловьев саклады. "Дөньякүләм хоккей йолдызлары" командасы капкасында Евгений Белащенко торды. Матч 25 шәр минутлык ике периодта үтте. Уен башлануга озак та үтми, Алексей Яшин беренче гол кертте. Периодның яртысы уйналгач, Кирилл Голубев тырышлыгы белән җавап голы булды. Ике минут үтүгә, ветераннар өстенлеген ныгытуга иреште: 99 нчы номерлы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 17 номер астында уйнаган Ленар Насыйбуллин гол кертте. Аннан Андрей Коваленко, Алексей Яшин бер-бер артлы гол кертеп, исәпне "Дөньякүләм хоккей йолдызлары" командасы файдасына 2:3 иттеләр.

Икенче периодның өченче минутында Евгений Захаров, Ленар Насыйбуллин ярдәме белән Рөстәм Миңнеханов исәпне тигезләүгә иреште. Татарстан Президенты периодның яртысына җитәрәк тагын бер гол кертеп, Татарстан җыелмасын алга чыгарды. Озак та тормый, исәп кабат тигезләште: Андрей Коваленко гол белән җавап бирде. Период бетәргә 6 минут кала, Рөстәм Миңнеханов өченче голын кертте, шул рәвешле, исәп Татарстан командасы файдасына 5:4 булды.

Матч тәмамланырга бер минут кала, "Дөньякүләм хоккей йолдызлары" командасы уенчысы Тим Дрисколл, озакка сузылган һөҗүмнән соң, көндәшләренең капкасына чираттагы алкасын кертеп, исәпне тигезләде. 5:5 исәбе белән тәмамланган периодтан соң, матч аерым-аерым капкага бәрүләр сериясе белән дәвам итте. "Дөньякүләм хоккей йолдызлары" командасы көчлерәк булып чыкты. Шулай итеп, матч 5:6 исәбе белән тәмамланды.

Матч төгәлләнгәч, тамашачылар өчен автограф-сессия оештырылды. Периодлар арасындагы тәнәфестә исә легендар хоккейчы Фил Эспозитоның үз имзасы белән кәшәкәсе аукционга куелды. Аны 24 яшьлек Казан егете Раил Рәхмәтуллин 2,5 мең сумга сатып алды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100