news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм чара вакытындагы чыгышлар халыкның дәрәҗәсен күрсәтә - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының җитәкчесе залларның йөз процент тулганлыгын әйтте.

Дөньякүләм чара вакытындагы чыгышлар халыкның дәрәҗәсен күрсәтә - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогы вакытында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры йөз процент тулган иде. Бу хакта театрның җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Конфедерацияләр Кубогы вакытындагы чыгышлар безнең халыкның, илнең дәрәҗәсен күрсәтә. Балет һәм опера кебек жанрларда кунакларга Казан, мондагы халык, дин турында күзаллау тудыру өчен, иң яхшы әсәрләребезне куябыз. Без тамашаларны "вакыйгалы"га яки"вакыйгасыз"га бүлмибез. Әсәрләргә зур гына кастинг үткәрелә һәм барлык актерлар да аны куярга әзерләнә. Муса Җәлил исемендәге театрга халык ел дәвамында бик теләп йөри. Бу юлы да заллар тулы иде”, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестивале уза. Бу фестивальдә опера һәм балет театрында - өч опера, ике балет һәм ике бию ансамбле чыгышын карап булды.

Фестиваль бүген, 29 июньдә, “Евгений Онегин" операсы белән тәмамланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100