news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньядагы иң таза хатын-кыз өч атнада 100 килограммга ябыккан

Мисырда яшәүче Иман Әхмәд Абдулати өч атнада 488 нән 380 килограммга калып, дөньядагы иң таза хатын-кыз "титулын" югалткан.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Мисырда яшәүче һәм Мумбайда дәвалау курсы үтүче Иман Әхмәд Абдулати өч атнада 488 нән 380 килограммга калып, дөньядагы иң таза хатын-кыз дигән исемен югалткан. NDTV телеканалы җиткерүенчә, 25 ел эчендә ул беренче тапкыр үзе торып утыра алган һәм хәзер операциягә әзер. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Гадәти булмаган пациентканы дәваларга алынган доктор Лакдавала сүзләренчә, авыру соңгы атнада махсус әзерләнгән диета тоткан һәм физиотерапия курсын үткән. "Хәзер Абдулати бариатрик операциягә әзер", - дип билгеләп үткән табиб.

36 яшьлек Иман Әхмәд Абдулатинең авырлыгы 500 килограмм чамасы булган, ул Мумбай клиникасына 11 февральдә китерелгән. Аны Һиндстанга алып бару бик мәшәкатьле булган. Мумбайга ул EgyptАir йөк самолетында китерелгән, клиника палатасына автокран ярдәмендә күтәргәннәр.
25 ел дәвамында ул үзе генә өйдән чыга алмаган, хәтта ятагында борылып яту аңа җәза кебек булган. Мисыр табиблары ярдәм итә алмагач, туганнары Һиндстан табибларына мөрәҗәгать иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100