news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда әйдәп баручы полимер җитештерүчеләрнең берсе Татарстанда үз производствосын ачу белән кызыксына

Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әлеге компания вәкилләре белдерде

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Дөньяда әйдәп баручы полимер җитештерүчеләрнең берсе - Сингапурның "Indorama" төркеме Татарстанда производство булдыру белән кызыксына. Бу хакта бүген әлеге компания вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Сингапурда узган очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.  

Очрашу барышында компания вәкилләре "Indorama" төркеменең дөньяның 23 илендә 56 нефть һәм газ-химия җитештерүче предприятиеләре булуы хакында сөйләде. Төркем бер елга 10 млн. тонна төрле продукция җитештерергә сәләтле.  

"Indorama"ның Россиядә заводлары юк, әмма, компания вәкилләре сүзләренчә, ул элеккеге СССР илләре, шул исәптән РФда үз производствосын ачу белән кызыксына.   

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  үз чиратында, хәзерге вакытта республикада елына 1,2 млн. тонна этилен һәм 1,4 млн. тонна пластмасса җитештерелүне әйтте. "Без бу саннарны тагын да арттырырга телибез. Әгәр сез бу процессларда катнашырга телисез икән, без хезмәттәшлеккә әзер", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.   

Ул "Indorama" вәкилләренә республикага хезмәттәшлек турында җентекле тәкъдимнәр җибәрергә киңәш итте, ул чакта Татарстан да республиканың чимал, транспорт инфраструктурасы һәм башка мәсьәләләр буенча үз мөмкинлекләрен тәкъдим итә алыр иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

"Сез - бик җитди компания, һәм без уртак мәнфәгатьләр таба алсак яхшы булыр иде", - диде Рөстәм Миңнеханов "Indorama" вәкилләренә очрашу азагында.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100