news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда март башыннан бирле беренче тапкыр ковид таралу темплары кимеде

Инфекция йоктыруның расланган саннары мартның дүртенче атнасында 10,9 миллионга кимегән

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Март башыннан дөньяда беренче тапкыр коронавирус таралу темпы кимегән.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, инфекция йоктыруның расланган саннары мартның дүртенче атнасында 10,9 миллионга кимегән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк.

Инфекция таралу темплары Азия-Тын океан төбәгендә кинәт кими, ә Европа илләрендә арта башлады. Моннан тыш, ковид таралу Австралиядә ике тапкыр артты — көн саен монда 50 меңнән артык авыру очрагы ачыклана.

Ковид йоктыруның иң күп очрагы һаман да Көньяк Кореяда ачыклана — монда көненә якынча 350 мең кеше авырый.

Шулай ук атна дәвамында коронавирус нәтиҗәләре аркасында үлем очраклары да чирек мәртәбә арткан — дөньяда вирус йоктырган 43,3 мең чамасы кеше вафат булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot