news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 4 миллионнан артып киткән

276 765 кеше (6,92 процент) үлгән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 4 миллионнан артып киткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, инфекцияне 4 000 680нән артык кеше йоктырган, шуларның 276 765е (6,92 процент) үлгән. Дөньяда коронавирусның таралу темплары кимүгә таба бара.

Инфекция йоктыру очракларының күбесе АКШта теркәлгән, әлеге чирне эләктергән кешеләрнең өчтән бере диярлек шушы илгә туры килә. The New York Times газетасы исәпләп чыгарганча, АКШта коронавирусны 1 304 700 кеше йоктырган, шуларның 78 113е (5,99 процент) үлгән. Икенче урында – Испания. Әлеге илдә коронавирусны 223 578 кеше йоктырган, аларның 26 478е (11,84 процент) вафат булган. Өченче урында – Италия (инфекция йоктыручылар — 218 268, шуларның 30 395е (13,93 процент) үлгән, дүртенчедә – Бөек Британия (инфекция йоктыручылар — 215 260, шуларның 31 587се (14,67 процент) вафат булган).

Россия коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча дөньяда бишенче урынны били. Гәрчә, 100 мең кешегә күчереп исәпләгәндә, ул беренче унлыкта да, икенчесендә дә түгел. Коронавируска каршы көрәшү буенча федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, эпидемия башланганнан алып илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 209 688 очрагы теркәлгән, шуларның 34 меңнән артыгы терелгән, 1915 кеше үлгән. РФ Хөкүмәте илдәге вазгыять турында мәгълүмат бирү өчен стопкоронавирус.рф дигән ресурс эшләтеп җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100