news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 85 миллионнан артып киткән

Россиядә 3,2 миллион кеше коронавирус белән чирләгән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус белән авыручыларның расланган саны 85 миллионнан артып киткән. Джонс Хопкинс университеты федераль һәм җирле хакимиятләр мәгълүматларын, шулай ук массакүләм чаралардагы һәм ачык чыганаклардагы саннарны бергә кушып, шундый белешмә чыгарган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Университетның соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 85 059 632 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 1,8 миллионнан артык кеше вафат булган һәм 48 миллионга якын авыру терелгән.

COVID-19 очракларының иң күп өлеше АКШта ачыкланган – анда 20,6 миллионнан артык, аннары Һиндстан - 10,3 миллион, Бразилиядә 7,7 миллионнан артык авыручы бар. Россиядә коронавирустан 3,2 миллион һәм Франциядә 2,7 миллионнан артык кеше чирләгән.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 мартында COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе кабынуын игълан иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100