news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда иң яхшы укытучыга миллион доллар премия бирәләр

Ярышлар финалына Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөек Британия, Грузия, Һиндстан, Кения, Нидерланд, АКШ һәм Япониядән ун кеше узган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Һиндстан бизнесмены Санни Варкейның хәйрия фонды укытучы һөнәренә зур өлеш керткән өчен 1 миллион доллар премия тапшыралар. Бу турыда Дубайның рәсми матбугат хезмәте хәбәр итә. РИА Новости шул хакта яза.

Премия тапшыру тантанасы Дубайда узачак. Ярышлар финалына Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөекбритания, Грузия, Һиндстан, Кения, Нидерланд, АКШ һәм Япониядән ун дәгъвачы узган.

Санни Варкей фонды премиясе беренче тапкыр 2015 елда гамәлгә куелган. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм премьер-министры, Дубай идарәчесе шәех Мөхәммәт бән Рәшит Әл Мактум химаясында тапшырыла. Быел бәйгедә катнашу өчен 179 илдән 10 мең гариза тапшырылган.

2018 елда премияне Бөек Британия Бристоль шәһәренең имин булмаган районында рәсем һәм текстиль эше буенча белем бирүче укытучы Андриа Зафираку алган.

Һиндстан бизнесмены Санни Варкей Якын Көнчыгышта шәхси балалар бакчалары һәм GEMS Education мәктәпләре челтәрен булдырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot