news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда иң бай кешенең исеме билгеле булган

Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос дөньяның иң бай кешесе санала.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Amazon компаниясенең башлыгы Джефф Безос тарихта дөньяның иң бай кешесе санала. Bloomberg мәгълүматлары буенча аның байлыгы 105,1 млрд доллар тәшкил иткән. Бу хакта, CNN телеканалына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Bloomberg рейтингының икенче урынында Microsoft башлыгы Билл Гейтс (93,3 млрд доллар), өченче урында - инвестор Уоррен Баффет (87,2 млрд доллар). Дүртенче урында - Facebookка нигез салучы Марку Цукербергу (77,5 млрд). Рейтингның бишенче баскычында Inditex компаниясенең элеккеге башлыгы Амансио Ортега (76 млрд доллар).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100