news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда еллык ришвәт күләме бер триллион доллар дип исәпләнә

Россия, Украина һәм Казахстан ришвәтчелек индексы буенча дөньяда 131 нче урында.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Дөньяда еллык ришвәт күләме бер триллион доллар дип исәпләнә, дип хәбәр итә “БМО яңалыклары үзәге”. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

“Шул ук вакытта дөнья икътисады ришвәтчелек эшчәнлеге аркасында 2,6 триллион доллар югалта”, - диелгән хәбәрдә.

Берләшкән милләтләр оешмасы үсеш программасы мәгълүматлары буенча, үсеп килүче илләрдә ришвәтчелек белән бәйле югалтулар үсешкә тотылган рәсми ярдәм күләменнән 10 тапкыр артык.

Transparency International оешмасы мәгълүматлары буенча, Россия, Украина һәм Казахстан ришвәтчелек индексы буенча дөньяда 131 нче урында.

9 декабрьдә дөньяда Ришвәтчелек белән халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Берләшкән милләтләр оешмасында бер генә ил дә, бер генә төбәк тә ришвәтчелектән сакланмаган, ришвәтчелекнең бик җитди җинаять булуы, аның теләсә-нинди җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешен тоткарлавын билгеләп үткәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100