news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда ел саен 650 мең кеше гриппка бәйле авырулардан үлә

Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сезонлы грипп белән бәйле авырулардан үлүчеләрнең артуга таба баруын билгеләп үтә. Ел саен 650 мең кеше шундый авырулардан үлә, ә күптән түгел генә ул 500 мең кешедән артмый иде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп. Бу җәһәттән Африканың Сахара чүленнән көньяктарак урнашкан төбәге, шулай ук Урта диңгезнең көнчыгышы һәм Көнья-Көнчыгыш Азия илләрендә вәзгыять бигрәк тә катлаулы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр программасы директоры Питер Салама әйтүенчә, барлык илләр дә «алдагы эпидемияне көтмичә, гриппның таралышын контрольдә тоту юнәлешендә бергәләп эшләргә тиеш».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100