news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда COVID-19 йоктыру очраклары 31 миллионнан артып китте

Барлыгы 21,2 миллион кеше дәваланып беткән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төр коронавирус йоктыру очраклары 31 миллионнан артып китте. Бу хакта федераль һәм җирле хакимиятләрнең, шулай ук массакүләм матбугат чараларының һәм башка ачык чыганакларның мәгълүматларын берләштерү белән шөгыльләнүче Джонс Хопкинс университетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Университетның соңгы мәгълүматларына караганда, дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 31 028 757гә җиткән. COVID-19 йоктырган 960 698 пациент вафат булган. Барлыгы 21,2 миллион кеше дәваланып беткән.

  • 11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа төрдәге COVID-19 коронавирусы таралуны пандемия дип игълан иткән иде.

Россиядә һәм дөньяда COVID-19 турында соңгы мәгълүматлар белән стопкоронавирус.рф порталында танышырга була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot