news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген Казанда тәкъдим итәчәкләр

Сүзлекне әзерләүдә Россия ислам институты ярдәм иткән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен Казанның Мәрҗани мәчетендә татар телендә ишарәләр сүзлеге тәкъдим итәргә планлаштыра.

«27 июнь көнне Мәрҗани мәчетендә зур чара оештырачакбыз. Анда дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген тәкъдим итәчәкбез. Хәзер аны әзерләү эшләре ахырга якынлашып килә. Сүзлекне үзебез әзерләдек, Россия ислам институты ярдәм итте», — диде «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

27 июньдә узачак бәйрәмдә концерт программасы да булыр дип көтелә. «Кунакларга экскурсия үткәрәбез, концерт программасы да каралган. Ярдәм күрсәтү үзәгенең үткән елда башкарган эшләре турында сөйләячәкбез», — диде Лирия Кусайманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot