news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья Тукайдан бөегрәк татарны әлегә белми – Илдус Әхмәтҗанов

Г.Камал театры артистлары “Тукай үзәгенә” 1940, 1945, 1946 елда нәшер ителгән Тукай китапларын бүләк итте.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Дөнья Тукайдан бөегрәк татарны әлегә белми. Бу турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Милли музеенда Г.Тукай музее хезмәткәрләре “Тукайның соңгы декабре” дигән чара оештырды. Чарада Г.Камал театры артистлары “Тукай үзәге”нә китаплар тапшырды. Истәлекле очрашуда “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

“Г.Камал театры Тукайга нисбәтле чараларда һәрвакыт катнаша, - ди Луара Шакирҗанова. - Тукай һәм театр - бер-берсенә тыгыз бәйләнгән төшенчәләр. Г.Камал театры 112 нче сезонын башлап җибәрде. Театрның бай тарихы бар. Ул тарих татарның күренекле шәхесләре белән бәйле. Алар арасында Тукай да аерым урын биләп тора. Тукай Габдулла Кариевның дусты, тәнкыйтьчесе дә булган. Шагыйрьнең “Театр” дигән атаклы шигыре бар. Ул рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә дә Тукай ул - безнеке. Тукай - һәр татар актерына якын шәхес. Театр фондында мәшһүр артистларыбыз кул җылысын саклаган Тукай китаплары бар. Алар белән миңа музей җитәкчесе буларак аерылырга авыр, шулай да берничәсен “Тукай үзәге”нә бүләк итәргә булдык. Безнең театр Тукай иҗатына, һәм шәхесенә һәрвакыт игътибарлы булды”.

“Тукайның соңгы декабре” дип аталган кичәдә Г.Камал театрының аксакалы, Г.Тукай бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров, үз китапханәсендә сакланган китаптан тыш, артист Наилә Гәрәеваның бүләген дә алып килгән иде. 1940,1945, 1946 елларда нәшер ителгән Тукай китаплары да “Тукай үзәге”ндә урын алачак. 1986 елда, Тукайның 100 еллыгында Т.Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” әсәре куелды. Спектакльдә Тукай образын Илдус Әхмәтҗанов башкара. Г.Тукай исемендәге премия иясе дә үзенең өстәл китабын музейга тапшырды. “Минем ике канатым бар; берсе - театр, икенчесе -  шигърият,  - ди Илдус Әхмәтҗанов. – Ике канат ярдәмендә, үз югарлыгымда очып йөрим. Мин шигърияткә мең-мең рәхмәтле. Бигрәк тә Тукай иҗатына. Г.Тукай минем өчен, Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәрләребездән кала, иң изге, бөек зат. Чөнки дөнья Тукайдан да бөегрәк татарны әлегә белми. Тукай иҗаты миңа мәрхәмәтле булды. Миңа шагыйрь образын телевидение һәм татар сәхнәсендә уйнарга насыйп булды. Тукай шигырьләреннән төзелгән концерт программасы өчен дәүләт бүләге алдым. Аның иҗаты мине гомер буе озата барачак”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100