news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дөнья цивилизациясендә төркиләрнең урыны” темасына “түгәрәк өстәл” уздырыла

Ул тарихчы, төркиләр турында язучы Мурад Аджиның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелә

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 30 ноябрь көнне көндезге 2 дә Мәскәү шәһәрендә “Дөнья цивилизациясендә төркиләрнең урыны” темасына “түгәрәк өстәл” уздырыла. Чара С. Садыйкова исемендәге иҗат берлеге тарафыннан Мәскәү шәһәренең Татар милли үзәге ярдәме белән, төрки халыклар тарихы хакында бик күп китаплар авторы Мурад Аджиның 70 яшьлеге уңаеннан, үткәрелә.

Искәртеп үтәбез: Мурад Аджиның тарихи китаплары арасында “Мы — из рода половецкого!”, “Полынь Половецкого поля”, “Тайна Святого Георгия, или подаренное Тенгри”, “Европа. Тюрки. Великая Степь”, “Азиатская Европа” һ.б. хезмәтләр бар. Аларда төрки халыкларның тарихы, үзара мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан.

“Түгәрәк өстәл” Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан Әсәдуллаев йортының 214 нче бүлмәсендә үтәчәк, дип “Татар-информ”га хәбәр итә Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтариятеннән Гаяр Искәндәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100