Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөнья классикасы әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемәдә китап итеп чыгарачаклар
"Инеш" нәшрияты бастырып чыгарачак китаплар арасында Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране чудес» әсәре, гарәп әкиятләре бар.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Уфада дөнья әдәбияты әсәрләре башкорт теленә тәрҗемәдә басылып чыгачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Алар арасында Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране чудес», Джеймс Крюсның «Тим Талер, или Проданный смех» китаплары, шулай ук «Мең дә бер кичә» сериясендәге гарәп әкиятләре бар.
Китаплар «Инеш» нәшриятында басылып чыгачак. Проектның баш мөхәррире – башкорт язучысы Гөлсирә Гыйззәтуллина. Әсәрләрне башкорт теленә Гүзәл Ситдыйкова һәм Фәрзәнә Акбулатова тәрҗемә итә. Сәнгати бизәлешен Артур Василов тәэмин итә, «Мең дә бер кичә» әкиятләренә Чулпан Билалова рәсемнәр ясый.
Бер китапның тиражы — 3 мең, гомуми тираж - 9 мең данә. Алар бөтенесе дә республика китапханәләренә җибәреләчәк, дип хәбәр итте «Инеш» нәшриятының баш мөхәррире Алексей Фенин. Беренче китап август аенда дөнья күрәчәк, ел ахырына кадәр өчесе дә басылып чыгачак.
«Рәсем сәнгате мирасы» Сәнгати иҗатны үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды проекты Башкортстан Башлыгының 4 миллион сум күләмендәге грантын алды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы грантының финанс ярдәме белән 2019 елда заманча тел ресурслары, аудиокитаплар, анимацион әкият-фильмнар эшләнәчәк, фестивальләр, бәйрәмнәр һәм мәдәни-агарту акцияләре үткәреләчәк. Грант ярдәменең гомуми күләме 72 миллион сумнан артып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз