news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

”Дөнья халыкларының музыка уен кораллары” күргәзмәсе ачыла

Ул “Төрки дөнья” фестивале кысаларында оештырыла

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр залында ”Дөнья халыкларының музыка уен кораллары” күргәзмәсе ачыла.

Анда ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин җыйган музыка уен кораллары урын алачак. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Рәшит Кәлимуллин үзе хәбәр итте.

“Бу күргәзмә “Төрки дөнья” фестивале кысаларында оештырыла. Безнең максатыбыз — тамашачыларга төрки музыканы тыңлатып кына калмыйча, ул уен коралларын карау мөмкинлеге дә тудыру”, - ди Рәшит Кәлимуллин.

Ул үз коллекциясендә дөнья халыкларының бик күп музыка уен кораллары булуын, кайбер уен коралларын фестивальдә катнашучы республика вәкилләре алып килүен дә ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100