news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионы Рафаэль Камалов "Ел спортчысы-2018" премиясенә номинацияләнгән

Рафаэль Камалов Рио-де-Жанейрода узган ярышта хәрби хезмәткәрләр арасында тхэквондо буенча дөнья чемпионы булды.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы, тхэквондо буенча дөнья чемпионы Рафаэль Камалов "Ел спортчысы 2018" номинациясендә CISM (Халыкара хәрби спорт советы) премиясенә тәкъдим ителгән. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүләк CISM ярышларда катнашучы спортчыларга бирелә. Алар оешма кыйммәтләрен алга этәрү, спорттагы нәтиҗәләре буенча тапшырыла. Премияне биргәндә гадел уен, дисциплина, кагыйдәләргә хөрмәт һәм башкалар исәпкә алына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел декабрьдә Рио-де-Жанейрода узган ярышта Рафаэль Камалов хәрби хезмәткәрләр арасында тхэквондо буенча дөнья чемпионы булды. Татарстан спортчысына 87 килога кадәр авырлык категориясендә тиңнәр булмаган. Финалда Чаллы егете гамәлдәге дөнья чемпионыннан көчлерәк булып чыкты һәм ярышта җиңү яулады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot