Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөнья чемпионы Рәмис Терегулов чираттагы бәйгесен Казанда уздырачак
Самарадагы чираттагы җиңүеннән соң спортчының җанатарлары, Татарстан байракларын тотып, видеоролик төшерде.
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Катнаш көрәш төре спортчысы Рәмис Терегулов үзенең чираттагы бәйгесен 17 февральдә Казан шәһәре “Отель Корстон”да уздырачак. Бу хакта спортчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.
Тукмашу халыкара турнир “Битва на Волге 9” кысаларында үткәреләчәк.
Әлегә Рәмис Терегуловның көндәше билгеле түгел.
2018 елның 14 декабрендә Самара шәһәрендә үткәрелгән “Битва на Волге 8” турнирында Рәмис Терегулов катнашкан. Ул анда литвалы Рокас Стамбраускасны җиңгән.
Аны җиңгәннән соң спорчының җанатарлары, Татарстан байракларын тотып, видеоролик төшергән. https://www.youtube.com/watch?time_continue=15&v=YZOXefrBAk8
•Рәмис Терегулов 1986 елда Кыргызстанда туган. Самбо, катнаш көрәш төрләре белән шөгыльләнә. 2016 елда панкратион көрәш буенча дөнья чемпионы. Ул профессиональ рингта 2008 елдан бирле чыгыш ясый. Бүгенгесе көндә 14 бәйгедә катнашкан. 10 тапкыр җиңү яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз