news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов ир-ат 35 яшькә кадәр буйдак була ала дип саный

“Гаилә корырга вакыт булыр әле. Мин бу планда тыныч”, диде спортчы.

Дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов ир-ат 35 яшькә кадәр буйдак була ала дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ушу остасы, 7 тапкыр дөнья, 6 тапкыр Европа һәм 19 тапкыр Россия чемпионы Ильяс Хөснетдинов ир-ат 35 яшькә кадәр өйләнмәскә хокуклы дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

“Әлегә гаиләм юк. Ир-ат 35 яшькә кадәр буйдак булырга хокуклы дип уйлыйм. Бу вакытта өйләнергә кирәкмидер. Гаилә корырга вакыт булыр әле. Мин бу яктан тыныч. “Кайчан балаларың була, кайчан өйләнәсең инде”, - дип әйтәләр. Миңа 28 яшемне бирмиләр дә әле, сиңа 22-23 яшьтер, диләр. Булыр әле!” – диде Ильяс Хөснетдинов.

  • Ильяс Хөснетдинов – халыкара класслы спорт мастеры, XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры, ушу-таолу буенча 2018 елда узган дөнья Кубогы җиңүчесе, “Алтын билбау” – “Золотой пояс” сугышчан сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасының милли премиясе иясе, Татарстанның судьялар коллегиясе һәм Татарстан Республикасы буенча техник дәрәҗәләр комиссиясе рәисе.
  • Ушу остасы белән тулы интервьюны “Интертат” сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100