news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләргә махсус форма һәм корал биреләчәк

Хәзерге вакытта муниципаль хезмәткәрләр туплыйлар, аларга форма тегәләр, диде Артем Хохорин.

Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләргә махсус форма һәм корал биреләчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Дөнья чемпионатында муниципаль хезмәткәрләрне юл-патруль хезмәте экипажларында күрәчәкбез. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Муниципаль хезмәткәрләрнең киемен ЮХИДИ (ГИБДД) формасына охшатып тегәргә тырышачакбыз. Әмма якыннан караганда ул аларныкыннан аерылып торачак. Муниципаль хезмәткәрләр, беренчедән, тәртип саклаячак – без аларга корал бирәчәкбез. Алар ТР Административ хокук бозулар кодексында каралган вәкаләтләргә ия булачак. Шулай ук хокук бозучыларны тоткарлаганда да ярдәм итәчәкләр, әмма федераль полицейскийлар барыбер төп рольне уйнаячак», - диде Артем Хохорин.

Хәзерге вакытта муниципаль хезмәткәрләр туплыйлар, аларга форма тегәләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot