Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөнья чемпионатында Казанда кайсы ил җыелма командалары уйнаячагы билгеле булды
Татарстан башкаласына дөнья чемпионы булып танылган өч ил җыелмасы килә.
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча Казанда кайсы командалар уйнаячагы ачыкланды.
Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионы дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итеп ала. Казанга төркем этабындагы уеннарга кайсы командалар килүе мәгълүм булды. Алар арасында дөнья чемпионы булып танылган 3 команда – Франция, Испания һәм Германия дә бар.
Казанда узачак уеннар:
16 июнь. Франция – Австралия.
20 июнь. Иран – Испания.
24 июнь. Польша – Колумбия.
27 июнь. Көньяк Корея – Германия.
30 июнь. 1/8 финал матчы.
6 июль. 1/4 финал матчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз