news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган

Планлаштырылган барлык артистлар килер дип көтелә.

Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Султан Исхаков

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатына, мәдәни программа кысаларында, Казанга чакырылган бер башкаручы да тәкъдимне кире какмаган. Бу хакта чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

"Казанга килү тәкъдим ителгән бер башкаручы да баш тартмады. Бу безнең белән эшләргә телиләр дигән сүз. Казан, димәк, чыгыш ясау өчен абруйлы урын. Безнең тамашачылар да бик игътибарлы", - диде Эльвира Камалова.

"Безнең бурыч - жанрлар күптөрлелеге. Без төрле стиль, юнәлешләрне колачларга тырыштык, моңа ирештек тә дип уйлыйм", - ди Эльвира Камалова. Ул 90 махсус оештырылган чара, 8 музыкаль һәм театр фестивале, 10 күргәзмә проекты оештырылачагын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100