Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөнья чемпионатында Казан кызы Евгения Тарасова җитди җәрәхәттән соң бозга чыкты
Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты старт алды.
(Казан, 30 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Тимераякта фигуралы шуу буенча Хельсинкида старт алган дөнья чемпионатында Европа чемпионнары, бу сезонның Гран-при финалы җиңүчеләре Евгения Тарасова белән Владимир Морозов парлы шууда кыска программадан соң өченче урынга урнашты.
Әлеге парның дөнья чемпионатындагы чыгышы ук зур батырлыкка тиң. Эш шунда: иртәнге күнегүләр вакытында Владимир Морозов ялгышлык белән партнерының тезен җәрәхәтли. Евгения Тарасованың аягының киселгән ярасын унлап урыннан тегеп куярга туры килгән. Аларның чыгыш ясау мәсьәләсе азаккы мизгелләрдә генә хәл ителде.
– Батырлыкмы бу? Бернинди бәяләмә дә бирәсем килми, бу кыз – чын спортчы. Ул чыгыш ясарга теләде һәм чыгыш ясады да. Иң мөһиме аягы алдагы чыгышлар алдыннан да тәртиптә булсын, – дигән Россия спортчыларының тренеры Нина Мозер.
Фигуралы шуу. Дөнья чемпионаты. Хельсинки (Финляндия). Пары чыгыш. Кыска программа. 1. Венцзинь Суи -- Цун Хань (Кытай) – 81.23, 2. Алена Савченко – Брюно Массо (Германия) – 79.84, 3. Евгения Тарасова – Владимир Морозов – 79.37... 5. Наталья Забияко – Александр Энберт –74.26... 13. Ксения Столбова – Федор Климов (барысы да Россия) – 65.69.
Исегезгә төшерәбез, Евгения Тарасова – Казан кызы. Фигуралы шууда беренче адымнарын ялгыз шуучы буларак Татарстанда ясады. 2010 елда Мәскәүгә күченде һәм парлы шуу төре белән шөгыльләнә башлады. Быелның гыйнварында Евгения Тарасова белән Владимир Морозов Чехиянең Острава шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз