news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионатында Казан кызы Евгения Тарасова белән Владимир Морозов "бронза"лы булды

Парлы шууда Олимпиадада Россия данын өч пар яклый алачак.

(Казан, 31 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Тимераякта фигуралы шуу буенча Хельсинкида уза торган дөнья чемпионатында беренче комплект медаль үз ияләрен тапты. Парлы шуу төрендә Европа чемпионнары, бу сезонның Гран-при финалы җиңүчеләре Евгения Тарасова белән Владимир Морозов бронза медаль яулады.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат башланасы көнне генә күнегүләр вакытында Евгения Тарасова аягын имгәткән һәм аларның катнашу мәсьәләсе ярыш алдыннан гына хәл ителгән иде. Шулай да алар бозга чыкты һәм кыска программадан соң өченче урынга урнашкан иде.

Ирекле программа буенча алар 139,66 баллга ия булды һәм гомуми очколары 219,03не тәшкил итте. Гомуми нәтиҗәләр буенча Россия спортчылары Кытай һәм Германия парын гына алга уздырды. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге чемпионат нәтиҗәләренә карап, 2018 елгы Олимпиадага квоталар да бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә Россия парлы шууда максималь квотага ия булды – Көньяк Корянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Уеннарда Россия данын 3 пар яклый алачак.

Фигуралы шуу. Хельсинки (Финляндия). Дөнья чемпионаты. Парлы шууда гомуми нәтиҗә: 1. Венцзинь Суи – Цун Хань (Кытай) –232.06, 2. Алена Савченко – Брюно Массо (Германия) – 230.30, 3. Евгения Тарасова -- Владимир Морозов –219.03... 5. Ксения Столбова –Федор Климов – 206.72... 12. Наталья Забияко – Александр Энберт (барысы да Россия) – 192.54.

Исегезгә төшерәбез, Евгения Тарасова – Казан кызы. Фигуралы шууда беренче адымнарын ялгыз шуучы буларак Татарстанда ясады. 2010 елда Мәскәүгә күченде һәм парлы шуу төре белән шөгыльләнә башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot