news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионатында футбол кырына Чаллыдан 8 яшьлек малай чыгачак

Илназ Смирнов “Казан-Арена”га чирек турнир матчына уенчыларның берсен алып чыгачак.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында яшәүче 8 яшьлек Илназ Смирнов футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатында тулы хокуклы катнашучы булачак. 6 июльдә “Казан-Арена” стадионында ул чирек турнир матчына уенчыларның берсен алып чыгачак. Бу хакта футбол буенча Дөнья чемпионатында “Макдоналдс” белән бергә” балалар өчен программа матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның 2002 елдан бирле рәсми иганәчесеннән махсус программа балаларга зур футбол турнирларында матчларда уен кырына чыгу мөмкинлеге бирә. Чаллыда яшәүче Илназ Смирнов бу мөмкинлеккә тапкырлыгы нәтиҗәсендә ирешкән. Ул 2017 елның августында фатирда янгын башлангач югалып калмаган, ә төтен кермәсен өчен балкон һәм бүлмә ишекләрен япкан һәм форточка аша узып баручыларны ярдәмгә чакырган.

Чаллы малае Россиянең төрле почмакларыннан килгән 11 герой балалар белән бергә 2018 елгы Дөнья чемпионатында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100